Тукай "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр белән түгәрәк өстәл утырышы үткәрде.
Чарада шулай ук эш белән тәэмин итү үзәге, Тукай үзәк район хастаханәсе, пенсия фонды, инвалидлар иҗтимагый оешмасы, медик-социаль экспертиза бюросы вәкилләре катнашты.
Утырышны "Шәфкать" үзәге директоры Светлана Шәехова ачып җибәрде. Үз чыгышында ул “РФ Торак кодексына үзгәрешләр кертү” Законына аңлатмалар бирде. Алга таба гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы учреждение белгечләренең эшчәнлеге турында сөйләде.