"Кайгырту" үзәге белгечләре глинотерапия буенча мастер-класс үткәрде

2016 елның 2 декабре, җомга

Мамадыш "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә глинотерапия буенча мастер-класс үткәрелде. Әлеге чарада инвалидлар һәм өлкән яшьтәге кешеләр катнашты.

Психолог Алиса Васильева һәм хезмәт инструкторы Наталья Пономарева сүзләренә караганда мондый дәресләр тактиль һәм сенсор сиземләүне активлаштыру максатыннан оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International