Татарстан оешмалары хезмәт хакы бурычын кайтарды

2016 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.

Шулай итеп, авыл хуҗалыгы, төзелеш, сәүдә һәм хезмәт күрсәтү өлкәләреннән 15 предприятиянең 1381 хезмәткәренә хезмәт хакын түләү буенча бурычы кайтарыла. Суммасы 16,9 мең сумны тәшкил итә.

Вакытында хезмәт хакы түләмәүче оешмалар белән эшчәнлек дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International