Алабугада эш урыннарында куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2016 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Алабуга администрациясе “Алабуга муниципаль районы предприятиеләрендә хезмәт шартларын саклау системасын оештыру” темасына семинар үткәрде.

Семинар эшендә Алабуга районы буенча хезмәтне саклау Координация советының әгъзалары, Министрлык вәкилләре, Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе, "Форд Соллерс Холдинг" һәм башкалар катнашты.

Семинар барышында республикада җитештерүдәге имгәнүләрнең торышы, хезмәтне саклау Координация советының эшен оештыру, һәм хезмәтне саклау мәсьәләләре хәл ителде.

Семинардан соң, министрның беренче урынбасары Марат Гафаров "Форд Соллерс Елабуга" заводы цехларында булды, хезмәтне саклау идарәсе белән танышты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International