2016 елның 24 ноябрендә Яр Чаллы шәһәренең КАМАЗ мәдәният сараенда Тынычлык проспекты 87/22 адресы буенча мәшгульлек үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрәчәк. Чара сәгать 10:00да башланачак.
Ярминкәнең эшендә шәһәрнең түбәндәге 10 оешмасыннан кадрлар белән эшләү белгечләре катнашачак: “Силикат кирпеч заводы” ҖЧҖ, “Либерти” ҖЧҖ, “Чаллы-Лада” ААҖ, “Татпроф” АҖ, “Автозапчасть КАМАЗ” ҖЧҖ, “Кориб” ҖЧҖ һ.б.
Эш бирүчеләр бүлек башлыгы, инженер, инженер-технолог, участок мастеры, механик, моторчы, слесарь-гидравлик, автомобильләр ремонтлау буенча слесарь, слесарь-сантехник, кисүче, слесарь-ремонтчы, автоэлектрик, токарь, электромонтер, шиномонтажник, оешма һәм җитештерү мәйданнарын җыештыручы һ.б. белгечлекләр буенча вакантлы эш урыны тәкъдим итәчәк.
Шулай ук, чара барышында буш эш урыннары турында тулы мәгълүмәт алу мөмкинлеге булачак (эш графигы, эшнең үзенчәлекләре, квалификацион тәләпләр, хезмәткә түләү системасы һ.б.)