Бүген Менделеевск “Камские зори”мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен социль приютында чираттагы "Минем һөнәрем..." һөнәри юнәлеш бирүче акциясенең зональ этабы узды.
Чарада Әгерҗе, Алабуга, Менделеевск һәм Мамадыш районнарының социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре катнашты. Приют карамагындагылар модельер, хәрби хезмәткәр, фермер һәм программист һөнәрләрен тәкъдим итте.
Эш нәтиҗәләре буенча Әгерҗе "Ласка" мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты җиңүче дип игълан ителде.