Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре күчмә чара үткәрде

2016 елның 7 сентябре, чәршәмбе

Бүген Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге мобиль офис хезмәткәрләре эштән азат ителергә тиешле хезмәткәрләр белән очрашу һәм аралашу максатыннан ҖЧҖ "ТМС-ТрубопроводСервис" оешмасында булып кайтты.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре кыскартуларга дучар булучы гражданнарга бирелүче компенсация һәм гарантияләргә карата хезмәт хокуклары нормалары турында мәгълүмат җиткерде. Шулай ук очрашуда катнашучылар дәүләт хезмәтләре исемлеге белән дә танышты. Бу көнне предприятиенең 22 эшчесе консультация алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International