“Алтын яшь” волонтерлары Алабуга интернат-йорты эшчәнлегенең нәтиҗәләре хакында фикер алыштылар

2016 елның 1 августы, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты каршындагы "Алтын яшь"  отряды волонтерлары ел дәвамында башкарган эшләренә йомгак ясады һәм киләчәккә планнар төзеде.

Казанышлар арасында – купсанлы социаль, экологик, патриотик чараларда, Бөек Җиңүнең 71-еллыгына багышланган бәйрәмдә, “Безнең кадерле ветеран” акциясендә, территорияне төзекләндерүдә катнашу һәм башкалар.

Алдагы эш үз эченә инвалидларга ярдәм итүне, “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясендә катнашу кебек мөһим чараларны туплаячак.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International