Баулының "Шәфкать" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре 8 нче номерлы балалар бакчасы белән берлектә гаилә мөнәсәбәтләрен ныгытуга багышлаган чара үткәрде.
Балалар биредә әти-әниләре, алар белән ничек вакыт уздырулары турында сөйләде, табышмакларга җавап бирде, рәсем ясады. Чарада барлыгы 24 бала катнашты.