Бүген Менделеевскның "Өмет яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен спорт-күңел ачу программасы узды.
Максаты – гражданнарның сәламәтлеген ныгыту, өлкән яшьтәгеләрне сәламәт яшәү рәвешен алып баруга өндәү. Бу исә, үз чиратында, коллективны ныгыта, эмоциональ торышны яхшырта.