Инвалид балаларны тәрбияләүче әти-әниләр өчен дәрес Түбән Каманың "Веста" үзәгендә узды

2016 елның 22 июле, җомга

Кичә "Без бергә" клубы эшчәнлеге кысаларында Түбән Каманың "Веста"  гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы һәм психологы "Бер-беребезгә каршы" чарасын уздырды. 

Чараның төп максаты -  бала-ана мөнәсәбәтләрен җайга салу. Дәрес барышында катнашучылар игътибарына  балаларга карата мәхәббәт турында искиткеч әкият тәкъдим ителде. Аннары барлык катнашучылар балаларны тәрбияләүгә багышланган тернингларда катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International