Бүген "Түбән Кама" Милли паркында "Алтын яшь" волонтерлары, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр "Чиста су – чиста күңел" экологик акциясе үткәрде.
Чара су саклау зоналарын чистарту декадасы, "Чиста яр буе" акциясе кысалаларында үтте. Башта парк хезмәткәре экскурсия үткәрде, әлеге урынның уникаль булуы хакында сөйләде. Аннары барысыда эшкә керешеп, 4 капчык чүп-чар җыйды.