Кичә “Без бергә” социаль проектын һәм "Социаль туризм" технологиясен тормышка ашыру максатыннан, Актанышның "Игелек үзәге" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре сәяхәт оештырды. Шулай итеп, мөмкинлекләре чикле булган 50 бала һәм аларның әти-әниләре Яр Чаллы шәһәрендә урнашкан “Дельфинарий”да булып кайтты.
Биредә “Игелек үзәге” белгечләре “Гавай маҗаралары” исеме астында диңгез җәнлекләре катнашында театраль шоу карауны оештырды. Балалар үткәрелгән чарадан яхшы кәеф, позитив кичерешләр алып кайтты.
Гаилә бәйрәме татлы бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.