Хокук бозуларга каршы чара Минзәләнең комплекслы үзәгендә узды

2016 елның 22 июле, җомга

Шушы көннәрдә Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре хокук бозуларны кисәтү йөзеннән "Без үз гамәлләребез өчен җаваплы" чарасын уздырды. Биредә  социаль яраклашуда кыенлыклар кичергән балигъ булмаган балалар катнашты. 

Чараның максаты -  балаларның хокукый белемнәрне пропагандалау, начар гамәлләр кылу - закон бозу гына түгел, туганнарына һәм башка кешеләргә авырлык китерү икәнен аңлату. 

Биредә балалар актив катнашып, белгечләр сорауларына җавап бирде, үз фикере беләзн уртаклашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International