Түбән Каманың "Веста" үзәге карамагындагылар хәйрия акциясендә катнашты

2016 елның 21 июле, пәнҗешәмбе

Балигъ булмаганнар арасында  хокук бозуларны кисәтү максатыннан, Түбән Каманың  "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре  карамактагылар өчен Кама Аланында цирк тамашансын карауны оештырды. Биредә социаль карамакта торучы 30 бала катнашты. 

Тамаша барышында балалар өйрәтелгән хайваннарны күрде, артистларны күзәтте. 

Бу сәяхәт балаларда бары уңай тәэсирләр калдырды һәм яхшы кәеф өстәде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International