Бүген Тукай районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре "М. И. Г." отряды волонтерлары белән берлектә "Казан өчен тавыш бирәбез!" акциясен оештырды.
Чараның максаты - халыкны Россия Банкы банкнотын сайлауга җәлеп итү.
Акция барышында волонтерлар һәм белгечләр бистәдә яшәүчеләргә Казан шәһәре символлары өчен тавыш бирү мөмкинлеге бар икәнлеген аңлатты.
Биредә 18 кеше катнашты, алар республика символы өчен тавыш бирде.