Минзәләнең комплекслы үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләре өчен чара үтте

2016 елның 21 июле, пәнҗешәмбе

Кичә Минзәләнең  халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә район үзәк поликлиникасы баш табибы урынбасары Муса Хәбибуллин белән очрашу узды. 

Очрашуда социаль хезмәтләр җыелмасы һәм аның акчалата эквиваленты турнда сүз барды. Биредә табиб социаль һәм медицина хезмәткәрләрен кирәкле дарулар исемлеге белән таныштырды, сорауларга җавап бирде. 

Әңгәмә ахырында хезмәткәрләргә  мәгълүмати белешмәлекләр таратылды. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International