Мәрхәмәтсез караш һәм көч куллануга каршы булган республика программасын тормышка ашыру кысаларында Минзәләнең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече тарафыннан "Мин һәм минем тирәдәгеләр" чарасы үткәрелде.
Биредә социаль яраклашуда авырлыклар кичергән балалар катнашты. Алар актив уеннар ярдәмендә коммуникатив күнекмәләрен яхшыртты.