Шушы көннәрдә Менделеевскның "Өмет яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре "Балаларга каты мөгаләмәсез шәһәр" акциясе оештырды.
Акция барышында халык арасында сораштыру үткәрелде, мәгълүмати буклетлар таратылды.
Сораштыру нәтиҗәләре буенча, район халкының балаларга рәхимсез мөнәсәбәткә тискәре карашта булуы ачыкланды. Респондентлар фикеренчә, мондый тәрбия ысуллары ярамый һәм кабул итәрлек түгел.