Юл травматизмын кисәтү максатыннан, Г. Тукай исемендәге ял итү, уку шәһәр паркында Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы Әлфия Хөснетдинова "Велосипедчы юлда" чарасы үткәрде. Чараның максаты - велосипедта йөгәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен сакларга өндәү, юл йөрү кагыйдәләрен үтәүне пропагандалау.
Биредә социаль педагог велосипедның да автомобиль кебек юл хәрәкәте катнашучысы икәнлеген аңлатты. Барлык юл йөрүчеләр дә кагыйдәләр үтәргә тиешлеген искәртте.
Дәрес ахырында укучылар үз тәкъдимнәрен ирештерде. Алар велосипедчыларга да юл йөрү кагыйдәләре буенча имтихан тапшырырга мәҗбүр итүче закон кертергә кирәклеге турында әйтте.