Вахитов районының 5 предприятиесе үз вакансияләрен тәкъдим итте

2016 елның 21 июле, пәнҗешәмбе

Кичә Казанның Вахитов районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре чираттагы вакантлы эш урыннары ярминкәсен оештырды. Эшсез һәм яңа эш урыннары эзләүче гражданнарга 5 оешма үзенең вакансияләрен тәкъдим итте.

Оешмаларның кадрлар белән эшләү бүлеге вәкилләре 346 вакансия барлыгын җиткерде, шуларның 320се – эшче белгечлекләре буенча булып чыкты. 

Чарада 305 кеше катнашты, шуларның 21е алга таба эшкә уршану өчен чакыру алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International