Санкт-Петербург шәһәренең "Торнадо" циркы иң кечкенә тамашачылар өчен үз ишекләрен ачты.
Бөгелмәнең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге карамагында исәптә торучы күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәбияләнүче йөз илле бала әлеге цирк тамашасын күзәтте.
Кызыклы программа үз эченә төрле цирк жанрларын алган иде. Бу чарадан балалар тирән тәэсирләр һәм яхшы кәеф алып таралышты.