Кичә наркоманиягә каршы чаралар кысаларында Казанның Совет районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре "Наркотикларга "ЮК!" акциясе оештырды. Биредә "Сәламәт шәхес - Сәламәт җәмгыять" мәгълүмати буклетлары таратылды.
Акция ярдәме белән ата-аналарга һәм балигъ булмаганнарга сәламәт яшәү рәвеше алып баруы кирәклеге турында искәртү узды.