Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны һәм караучысыз калуны кисәтү максаттыннан, Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы Лилия Курбатова "Ут белән шаярма!" дип исемләнгән дәрес үткәрде. Биредә 8-10 яшьлек балалар катнашты.
Дәрес башында белгеч балаларны Россиядә кеше гаебе белән барлыкка килгән янгын очрактары статистикасы белән таныштырды. Һәр кешегә куркынычсызлык кагыйдәләрен белергә кирәклеге хакында искәртте. Аннары балалар төрле кроссворд һәм викторина сорауларына җавап бирде.
Ахырда барлык балаларга да белешмәлекләр таратылды.