"Этика һәм гаилә тормышы психологиясе" курсы кысаларында Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы Илиза Султанова "Буыннар конфликты" дәресе уздырды. Биредә социаль яраклашуда кыенлыклар кичергән балалар катнашты. Чараның максаты - өлкән буынга карата хөрмәт тәрбияләү.
Дәрес "Ни өчен өлкән буын безне аңламый?" темасына дискуссиядән башланды. Аннан социаль педагог катнашучыларны этик кагыйдәләр белән таныштырды.