Бөгелмәнең "Возрождение" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә юл-транспорт һәлакатенә каршы даими рәвештә чаралар үткәрелә.
Чираттагы "Акыллы җәяүле" чарасы биредә конкурс рәвешендә узды. "Светофор", "Автобус", "Рөхсәт ителә – тыела" уеннары ярдәмендә балалрның юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәре тирәнәйтелде.