Хокук бозуларны кисәтү максатыннан Түбән Каманың "Веста" үзәгендә дәрес үтте

2016 елның 19 июле, сишәмбе

Хокук бозуларны кисәтү максатыннан Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы Лилия Курбатова "Ут белән уйнама!" дәресе үткәрде. 

Чараның максаты - янгын чыккан очракта үз-үзеңне куркынычсыз тоту буенча белемнәрне ныгыту, мондый очракларга җаваплы караш тәрбияләү. 

Дәрес барышында балаларга Россиядә кеше гаебе белән барлыкка килгән статистиканы мисал итеп китерделәр, куркынычсызлык кагыйдәләрен искәрттеләр. Биредә балалар  бу темага кагылышлы кроссвордлар чиште һәм викторина сорауларына җавап бирде

Дәрес ахырында белешмәлекләр таратылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International