"Идел буе шәһәрләре" автомобильләр ярышында катнашучылар Казан шәһәренә килеп җитте

2016 елның 18 июле, дүшәмбе

Бүген "Идел буе шәһәрләре" автомобильләр ярышында катнашучылар "Казан" халыкара аэропортында булды. Ала биредә аэропортның мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен яраклы булуын карады. Соңыннан кунакларны киләсе объект - "Восхождение" тернәкләндерү үзәге кабул итте. Биредә  транспорт инфраструктурасы, объектларының уңайлыгын тәэмин итү  мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл узды. 

"Түгәрәк өстәл" алдыннан автомобильләр ярышында катнашучылар Татарстан Республикасы вице-премьеры Вәсил Шәйхразиев белән очрашты. Ул республикада инвалидлар өчен "Уңайлы мохит" эшен оештыру турында сөйләде. 

Чарада шулай ук Татар Республикасы  Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте оешмасы рәисе Рифат Ганибаев, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры вазифаларын башкаручы Марат Гафаров, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Ирина Просвирякова һ.б. катнашты. 

Билгеләп үтик, автоярышлар 9 июльдә старт алып, Россия Федерациясенең Идел буе шәһәрләре: Мәскәү–Пенза–Самара–Тольятти–Ульяновск–Казан–Түбән Новгород буенча уза. Максаты - транспорт инфраструктурасының инвалидлар өчен уңайлы булуын тикшерү. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International