Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, чит илләр хезмәткәрләрен җәлеп итү буенча Республика ведомствоара комиссиясе эшчәнлеге барышында Мамадыш һәм Спасс районы предприятиеләре хезмәт хакы бурычларын кайтарды.
Шулай итеп, "Мамадыш районы кулланучылар җәмгыяте" предприятиесендә 87 хезмәткәрләргә түләнгән бурыч суммасы 508 мең сумга, ДБУ "Болгар урман хуҗалыгы" предприятиесендә 43 хезмәткәрләргә түләнгән бурыч 650 мең сумга тиң.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, вакытында хезмәт хакы түләмәүче оешмалар белән эшчәнлек дәвам итәчәк.