Яр Чаллының "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияәнүчеләр банкнот символын сайлау буенча тавыш бирүдә катнашты.
Теманы аңлатыр өчен балаларга Россиянең әһәмияткә ия булган һәм истәлекле урыннары турында сөйләделәр. Балаларны Кол Шәриф мәчете, Казан кремле, Байкал күле кебек урыннар аеруча кызыксындырды. Тәрбияләнүчеләр эш коллективыннан калышмыйча, Твоя-Россия.рф. сайтында тавыш бирергә булды.