Кичә Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Дусай Кичү авыл халкы өчен өлкәннәр Сабан туе оештырды.
Авыл халкын бәйрәигә дәшеп, иртәдән музыка уйнады. Килгән кунаклар кашык белән су ташу, чүлмәк вату кебек уеннарда бик теләп көч сынашты.
Оештыручылар билгеләгәнчә, сабантуй – ул хезмәт бәйрәме. Монда халыкның матур гореф-гадәтләре, аның җырлары, йолалары.