Шушы көннәрдә Минзәләнең "Умырзая" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналарны җыйдылар. Биредә алар район үзәк хастаханәсе, пенсия фонды, социаль яклау идарәләре вәкилләре белән очрашты.
Очрашу барышында белгечләр бу юнәлешләрдә аңлату эшләре алып барды, сорауларга җавап бирде.
Шулай ук ата-аналарга мәгълүмати буклетлар таратылды.