Шушы көннәрдә "Тәтеш балкышы" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге бегечләре суда, урманда үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләрен искәртеп, инструктаж үткәрде.
Биредә ведомствоара исәптә торучы унбер балигъ булмаган бала һәм аларның әти-әниләренә "Җәйге чорда балаларның үз-үзләрен тоту кагыйдәләре" турында буклетлар таратылды.
Шулай ук, "Яңа караш" программасы кысаларында әлеге категория гражданнарның хокукый белемнәрен арттыру максаты белән белгечләр дәрес уздырды.