Кичә популяр социаль челтәрләрендә күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче беренче сыйныф укучылары өчен пособиеләр бирү турында түбәндәге эчәлекле мәгълүмат тарала башлады:
"Игътибар! 3 һәм аннан да артык баласы булган барлык әти-әниләр! Әгәр дә сезнең беренче сыйныфка барырга җыенучы балагыз бар икән, 14000 сум алу өчен гариза белән социаль яклау идарәсенә мөрәҗәгать итегез. Барлык төркемнәргә җибәрүегезне сорыйм!"
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы рәсми рәвештә хәбәр итә. Өч һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләрләр өчен 14 мең сум күләмендә пособие түләү каралмаган.
Исегезгә төшерәбез, "Халыкны адреслы социаль яклау турында" Татарстан Республикасы Законы нигезендә 18 яшькә кадәрге өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләр өчен өстәмә социаль ярдәм чаралары бар. Алар белән монда танышырга мөмкин.