Кичә Алабуганың "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре социаль яктан куркыныч хәлдә калган балалар белән Александровский бакчасында "Без Казанны сайлыйбыз!" акциясе оештырды. Чараның максаты - шәһәр халкын һәм кунакларны Россия Банкы банкнотлары символын сайлауга җәлеп итү.
Оештыручылар үтеп җаручылардан яңа банкнотларда нинди сиволлар күрергә теләүләре хакында сорады. Акциядә 28 кеше катнашты, алар республика символлары өчен үз тавашын бирде.