Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, чит илләр хезмәткәрләрен җәлеп итү буенча Республика ведомствоара комиссиясе эшчәнлеге барышында Яр Чаллы предприятиесе хезмәт хакы бурычларын кайтарды.
Шулай итеп, эшкәртү сәнәгате өлкәсендә хезмәт куючы бу оешма 547 хезмәткәренә 11 млн. 739 мең сум күләмендә тоткарланган хезмәт хакын түләде.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, вакытында хезмәт хакы түләмәүче оешмалар белән эшчәнлек дәвам итәчәк.