Яр Чаллының хезмәт базарында кондитерлар һәм машина йөртүчеләр кирәк

2016 елның 14 июле, пәнҗешәмбе

21 июль көнне Яр Чаллының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакансияләр ярминкәсе узачак. Чарада шәһәр предприятиеләреннән кадрлар хезмәте вәкилләре катнашыр дип көтелә. 

Ярминкәгә килүчеләр алар белән әңгәмә узып, тәкъдим ителгән вакансияләр буенча тулы мәгълүмәт алачак. 

Чара Яр Чаллы шәһәре, Сөембикә проспекты, 47 йорт адресы буенча уза.

Башлана 09.00. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International