Биектауның "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре районның үзәк хастаханәсе бала тудыру йорты базасында "Бәхет янәшәдә" клубы эшчәнлеге кысаларында дәрес үткәрде.
Чара барышында психик киеренкелекне киметүгә юнәлтелгән тренинг узды. Шулай ук, белгечләр булачак әниләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирде.