Кичә Балтач районының Урта Көшкәт авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Наталия Павловага 90 яшь тулды.
Аны Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Урта Көшкәт авыл җирлеге баш хисапчысы Рәзингә Хәкимова, җаваплылыгы чикләнгән «Дуслык» җәмгыяте җитәкчесе урынбасары Николай Колоколов котлады. Уз чиратында алар ветеранга озые гомер теләп, изге теләкләрен җиткерде. РФ Президенты котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырды.