"Татарстан Республикасында яшьләргә патриотик тәрбия бирү" программасын тормышка ашыру кысаларында Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы Лилия Курбатова интерактив дәрес үткәрде.
Чараның максаты - балаларның Бөек Ватан сугышы турында белемнәрен тирәнәйтү, ил тарихына кызыксыну уяту.