Шушы көннәрдә Мамадышның "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре мастер-класс үткәрде.
Үзәк карамагындагылар биредә торцевание техникасы белән танышты, эшнең төп алымнарына өйрәнде.
Мастер-класс азагында балалар сенсор бүлмәсендә ял итте. "Коры бассейн"да коенып күтәренке кәеф туплады.