Буаның “Гармония” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре наркоманияне кисәтү максатыннан “Яшьүсмер” клубы әгъзалары белән чара уздырды.
Чараның төп максаты сәламәтлеккә җаваплы караш булдыру, наркотикларга каршы торучанлыкны арттыру, психо – актив матдәләрнең сәламәтлеккә начар тәэсир итүен балаларга җиткерү иде.
Чара барышында балалар үзләре өчен күп кенә файдалы һәм кызыклы мәгълүмат туплады. Бәхетле киләчәккә нигезне салырга, макстларыңа ирешергә бары тик сәламәт тормыш алып барып һәм үз тырышлыгың белән генә ирешергә мөмкинлекне аңлады.