Бүген Балтачның "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләренең чираттагы җыелышы узды.
Чараны үзәк директоры Гөлнара Әхмәдиева ачты. Ул эш юнәлешләренең төп аспектларына тукталды, узган аттестация нәтиҗәләре белән таныштырды.
Директор урынбасары Фәния Йосыпова эшче һәм эш бирүче арасында хезмәт мөнәсәбәтләре турында сөйләде.
Чара барышында өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге җитәкчесе Әнисә Хәйруллина игътибарны карамактагы гражданнар белән аңлату эшләре алып барырга кирәк икәнлегенә юнәлтте.