Йөз еллык гадәтләрне Балтачның "Наз" үзәгендә искә төшерделәр

2016 елның 13 июле, чәршәмбе

Шушы көннәрдә Балтачның "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә дини бәйрәм - Питрау көне узды. 

Чара әлеге бәйрәмнең тарихы белән танышудан башланды. Алга таба тернәкләнүчеләр уеннарда катнашты. Аннары уеннар җырлар, милли биюләр белән дәвам итте.

Һәр катнашучы бу чарада үз талантларын күрсәтте. Бәйрәм ахырда барысы да самовар чәе һәм коймак белән сыйланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International