Шушы көннәрдә Кайбычның "Омет" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы тарафыннан "Иреклеләр – балаларга" акциясенә багышланган чара уздырылды.
Чара барышында балаларга "Югалган вакыт турында әкият" фильмы күрсәтте. Әлеге әкият барышында балаларның көлүе аның кызык булуын дәлилләде. Фильмны караганнан соң, фикер алышу башланды. Малайлар һәм кызлар вакытның кадерен белергә кирәк, дигән уртак фикергә килде.