Гаиләдәге проблемалар хакында Түбән Каманың "Веста" үзәгендә сөйләшетеләр

2016 елның 12 июле, сишәмбе

Кичә Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә "Без бергә" клубы кысаларында  инвалид балалар тәрбияләүче әти-әниләр белән очрашу узды. Чараның максаты - гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрне җайга салу. 

Психолог биредә туганнарга якынаер өчен нәрсә эшләргә була икәнлеген аңлатты, гамәли күнегүләр үткәрде. 

Ахырда барлык катнашучыларга "Каршыга бер адым" белешмәлекләре таратылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International