Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Чистайның психоневрологик интернатында күп кенә чаралар үтте. "Барысы да мәхәббәттән башлана" исемле концерт программасы әлеге датага туры китерелгән иде.
Билгеле булганча, әлеге бәйрәмнең символы булып ромашка тора. Бу чәчәк мәхәббәт һәм тугрылыкны аңлата. Нәкъ шушы чәчәк интернат мәйданчыгы асфальты өстендә төсле меллар ярдәмендә атты.
Карамактагыларга үзенең иҗатын һәм фантазиясен күрсәтергә дә мөмкинлек тудырылды. Биредә коллаж төзү буенча төркем дәресләр үтте.