Кичә Кукмараның "Милосердие" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә шашка буенча ярышлар узды.
Ярышта катнашырга теләүчеләр республиканың төрле почмакларыннан килгән иде. Шулай итеп биредә 10 инвалид бала катнашты.
Балалар оештырылган чара өчен үзәк җитәкчелеге һәм хезмәткәрләренә зур рәхмәтләрен җиткерде.