Шушы көннәрдә Балтачның “Наз” үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучы инвалидлар һәм пенсионерлар Арча районында урнашкан Габдулла Тукай музеенда кунакта булдылар.
Куе урманнары, иркен басу-кырлары, шулай ук музейда сакланган төрле язмалар, сыннар тернәкләнүчеләрне шаккатырды. Музейның эчендәге экспонатларны күреп, шагыйрьнең авыр тормышын тасвирлаган рәсем, язма материаллары белән танышкач, тернәкләнүчеләр үзләрен “Тукайның илендә булгандай” хис иттеләр.
Бу уздырылган чаралар тернәкләнүчеләргә өстәмә мәгълүмәт тупларга, табигатьнең гүзәллеген тоярга мөмкинлек бирә.