Кичә Кукмараның "Милосердие" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә июль аенда туган көннәрен билгеләп үтүчеләрне котладылар.
Бәйрәм программасы бик баетылган иде. Балалар туган көннәрен үткәрүчеләрне котлап җырлар башкарды, бүләкләр тапшырды.
Шулай ук, катнашучылар конкурсларда һәм уеннарда көч сынашты.